2015 елның 2 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплекслы үзәгендә социаль өлкәдә эшләп киткән өлкән кешеләрнең очрашуы булды. Күңелле әңгәмә тәмле чәй табыны артында хезмәт юлында булган истәлекле вакыйгаларны искә төшереп узды. Шулай ук әлеге чара вакытында психолог, белгечләр һәм балалар белән берлектә “Буыннар белән очрашу” дип аталган викторина үткәрелде.
Килгән барлык кунаклар үткән чарадан канәгать калдылар, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.