“Яшәр өчен кояш, ирек hәм кечкенә генә чәчәк кирәк”, – дигән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен. Әйе, борын-борыннан ук чәчәкләр тормышыбызның аерылгысыз юлдашы. Күп кенә чәчәкләр символик мәгънәгә ия. Чәчәкләр кешеләр арасындагы гаҗәеп арадашчылар, аларга иң нечкә хисләреңне ышанырга була. 26 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Чәчәкләр дөньясында” исемле экологик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның максаты: балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, кеше тормышында чәчәкләрнең әhәмиятен ачыклау, чәчәкләрне тәрбияләү серләренә төшендерү булды. Балалар чәчәкләр турында җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, шиигырьләр укыдылар.