Күргәзмәгә куркыныч туган очракларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтүче материаллар куелган.
Күргәзмәгә авылыбыздагы чишмәләр тарихлары һәм фотосүрәтләр куелды. Һәр чишмәнең үзенчәлекле тарихлары, үзенчәлекле исемнәре бар: Таш чишмә – ташлар астыннан бәреп чыккан, Авыл чишмәсе – авыл уртасында урнашкан, Фазыл чишмәсе – Фазыл исемле егеткә бәйле, Ак яр чишмәсе – биек текә яр астыннан чыккан. Бүгенгесе көндә чишмәләргә авыл халкы бик яратып йөри.
Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып карап,үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Шулай ук балалар китапханәдә булдылар һәм соңыннан мәктәп янәшәсендәге яңа ачылган парк белән дә таныштылар.
Шул уңайдан китапханәдә белемлелек дәресләре үтте. Мәсъәлән, 2 нче класс укучылары борыңгы язмалар һәм төрле илләрдәге язу тарихы белән таныштылар.Дәрес ахырында “Ни өчен укырга кирәк?” һәм “Белемле кеше кем ул?” дигән сорауга җавап бирделәр