10 сентябрь көнне Олы Мәтәскә китапханәсендә “ Эх, чишмә буйлары, тәмледер лә сулары” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә авылыбыздагы чишмәләр тарихлары һәм фотосүрәтләр куелды. Һәр чишмәнең үзенчәлекле тарихлары, үзенчәлекле исемнәре бар: Таш чишмә – ташлар астыннан бәреп чыккан, Авыл чишмәсе – авыл уртасында урнашкан, Фазыл чишмәсе – Фазыл исемле егеткә бәйле, Ак яр чишмәсе – биек текә яр астыннан чыккан. Бүгенгесе көндә чишмәләргә авыл халкы бик яратып йөри.