Шармыш авыл китапханәсендә “Экстремизмга – юк” исемле күргәзмә оештырылды.

2015 елның 11 сентябре, җомга

Шармыш авыл китапханәсендә “Экстремизмга – юк” исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә куркыныч туган очракларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтүче материаллар куелган.

Әлеге китапханәдә Александр Иванович Купринның тууына 145 ел тулу уңаеннан язучының иҗаты белән таныштыру үткәрелде, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Язучының китапханәдә булган китапларына күзәтү үткәрелде, “Гранат браслет”, “Олеся” әсәрләре турында фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International