4 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшь тәгеләр төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Фасхетдинова В.К, тәрбияче ярдәмчесе Мухаметзянова С.С, татар теле тәрбиячесе, физик үсеш инструкторы һәм шәфкать туташы белән бергәлектә, танышу максатыннан, мәктәпкә экскурсиягә бардылар.

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
4 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшь тәгеләр төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Фасхетдинова В.К, тәрбияче ярдәмчесе Мухаметзянова С.С, татар теле тәрбиячесе, физик үсеш инструкторы һәм шәфкать туташы белән бергәлектә, танышу максатыннан, мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балаларны ,мәктәп янәшәсендәге паркта, мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г каршы алды. Ул мәктәп белән таныштыруны яңа төзелгән парктан башлап җибәрде. Мондагы матурлыкка таң калырлык – Тукай һәм Пушкин шигырьләре язылган скультура композицияләре, парк уртасында Җир шары урнашкан, монда хәттә Теләчебезне дә табып була, ял итәр өчен эскәмияләр, тирә-якта аллы-гөлле чәчәчкләр үсеп утыра. Аннан балалар мәктәпнең эченә үттеләр. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр. 4в сыйныфында физминуткада да катнаштылар. Шулай ук балалар китапханәдә булдылар, спорт залы белән дә таныштылар. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм тагын бер елдан зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәптә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International