ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2015 ел
җомга

2015 елның 18 август көнендә Теләче муниципаль районының мәдәният йортында Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Н. В. Бутаева хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.

20 августта  китапханәче Газизова Р.Ш., Олы Мишә авыл китапханәсендә, кече яшьтәге балалар өчен “Алиш бабай әкиятләре” исемле әдәби сәяхәт үткәрде. Сәяхәтебез өч турда үтте.

1 тур “Әкиятне исеңә төшер”: укылган өзекләрдән балалар әкиятнең исемен таптылар;

2 тур “Кемнәр ул?” : Әкият исемнәре кайсы геройга туры килә?

3 тур “Сораулар”: А. Алишның әкият геройлары турында сораулар.

Балалар әдәби сәяхәттә актив катнашып, белемнәрен күрсәттеләр. 

20  август көнне Ю. Кибәхуҗа авыл китапханәсендә язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел (1935-2012) тулу уңаеннан "Күп- кырлы талантка ия шәхес" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды. Т. Миңнуллин иҗаты үзе бер дөнья. Әсәрләре тематик төрлелеге, жанр байлыгы белән соклану уята.
20нчe  август  көнне Татарстан республикасы Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениясе 2 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен район семинары булып үтте. Семинарда  безнең 3нче балалар бакчасы тәрбиячеләредә катнашты.   

2015 елның 20 август көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре Теләче районында яшәүче мөмкинчелеге чикле булган балалы гаиләдә булдылар.

Очрашу вакытында белгечләр әлеге бала белән яңа технологиялар буенча чираттагы дәресләрен үткәрделәр. 


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Үзләре яраткан язучылар турында сөйләделәр. Аларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, сәнгатьле, итеп шигырьләр сөйләделәр. Бу кичә балаларда әдәбиятка, туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертте дип ышанып калабыз.

19 август көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” әгъзалары һәм авылыбызның өлкән яшьтәге апалары Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Алар башкалабызның истәлекле урыннары “Кремльдә”, “Кол Шәриф” мәчетендә, “Туган авылым” ресторан - күңел ачу комплексында һәм чәчәкләр фестивалендә булдылар. 

Ул Алан, Нирус хужалыкларын, Олы Мэтэскэ авыл жирлеген хэм Садыкова Г.М белэн Шарипов Р.Г. фермер хужалыкларын йореп чыкты. Авыл хужалыгы министрынын терлекчелек буенча урынбасары Н.Н.Хазипов яна терлекчелек объектларынын, тозелешлэре белэн танышып чыкты, бигрэк тэ дэулэт программасы буенча 100 хэм 200 баш могезле эре терлек тораклары тозелеше белэн кызыксынды. Балыклы авылында программа нигезендэ тозелэ торган 200 башлык торакнын, эш барышын югары бэялэде хэм смета буенча 11 миллионлык объектнын, 100 процент эшлэнешен раслады. 
Без китапханәдә балалар белән таушалган  китапларны барлыйбыз һәм  төзекләндерәбез. Бу балалар өчен бик кызыклы дәрес, алар шул ук вакытта   эшлиләр дә, уйныйлар да. Төзекләндерелгән китаплар яңа сулыш алсалар, балалар үзләре китапны саклау серләренә төшенәләр.
Шул акция кысаларында Субаш авылы китапханәчесе Петрова Лидия 19 август көнне, өлкәннәрнең өйләренә барып яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International