Август конференциясе кысаларында район тәрбиячеләрнең секция утырышы.

2015 елның 21 августы, җомга

20нчe  август  көнне Татарстан республикасы Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениясе 2 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен район семинары булып үтте. Семинарда  безнең 3нче балалар бакчасы тәрбиячеләредә катнашты.   Семинар барышында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениясе 2 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Хасаншина Ф.Ф. һәм Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениясе Узәк балалар бакчасы югары квалификацияле тәрбиячесе Степанова В.И. һәм 2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Мухаммадиева М.Ф.лар авторлык программалары белән таныштырдылар. Педагог -психолог Хазипова С.Н. район тәрбиячеләренә мастер-класс "Развитие интеллектуальных способностей дошкольников посредством лего-конструкций" дигән темага чыгыш ясады.

    Киңәшмәнең  икенче өлешендә мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Сәетова А.Н.. 2014-2015нче уку елында Теләче районында муниципаль мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә белем һәм тәрбия бирүнең торышы белән таныштырды, тәрбиячеләрнең ел дәвамындагы эшчәнлегенә бәя бирде : уңышларга ирешкәннәренә мактау грамоталары тапшырды. Яңа уку елына куелган бурычлар белән таныштырды .

   Семинар-киңәшмә бик файдалы һәм эшлекле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International