18 август көнне Күкчә авылы китапханәсендә язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел (1935-2012) булу уңаеннан «Талантлы һәм халыкчан драматург» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды, аннан укучылар бик теләп файдаланды.
Әлеге бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.
19 август көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә шушы дата уңаеннан «Флаг – России честь и знак» дип исемләнгән күрсәтмәле күргәзмә оештырылды, анда Россиянең дәүләт символлары турында китаплар һәм журналлар куелган иде.
2015 елның 19 август көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре авыр тормышлы гаиләдәге балаларга иҗтимагый яктан җайлашыр өчен “Куллар белән тотынышыйк, дуслар!” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, төрле уеннар белән бишенче дәресләрен оештырдылар.