2015 елның 18 август көнендә Теләче муниципаль районының мәдәният йортында Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Н. В. Бутаева хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.
Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзалары Олы Кибәхуҗа авылында клуб ачылу тантанасына әзерләнәләр. Алар анда “Орчык өмәсе” күренешен күрсәтәчәкләр.
Әбде китапханәсендә “Родина моя – Татарстан”, дигән китап күргәзмәсе куелды һәм “В сих книгах – жизнь народа без прикрас” дигән тема буенча танып – белү сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга республика тарихы, аның мәдәнияте, тормыш – көнкүреше турында сөйләде.