“ Тәрбия китабы” нда балаларга биргән нәсыйхәттә күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри болай дип яза: “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Быелгы чыгарылыш укучылары бу хакта мәктәп яшеннән үк уйлана башладылар: төрле теләк-хыяллар барлыкка килде. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзләренә кирәкле фәннәр буенча аерым белемнәр тупладылар. Быелгы мәктәпне тәмамлаган 9 укучы югары уку йортына, 7 укучы махсус урта белем бирү йортына керделәр. Аларга уңышлар телибез.