Рейд.

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

2015 елның 12 августында Гостехнадзорның Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы буенча бүлекчәсенең 2015 елның еллык планы нигезендә Эчке эшләр министырлыгы хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелде. Әлеге рейд кешеләрнең, әйләнә-тирә дөньяның куркынычсызлыгын саклауны булдыру, хуҗаларның үзләреренең техникасына никадәр җаваплы карауларын тикшерү чарасы булып тора. Рейд Теләче, Үзәк, Шармыш, Сауш, Шәдке торак пунктларында уткәрелде.  Кулланылышта булган техниканы тикшерү барышында техниканы теркәүсез куллану, тракторист-машинист таныклыгы булмыйча йөртү очраклары ачыкланды. Кайбер техника хезмәтне саклау таләпләрен һәм юл иминлеге кагыйдәләрен үтәмичә кулланыла. Әлеге кагыйдәләрне бозучыларга административ беркетмәләр төзелде һәм җаваплылыкка тарту буенча карарлар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International