Районыбыз басу кырларында комбайнерлар арасында бара торган ярыш дәвам итә. 17 августка кайбер комбайнерларыбыз 1000 тоннадан артык икмәк җыеп алуга ирештеләр. Алар Алан хуҗалыгыннан Гатауллин Ренат – 1109 тонна һәм Гарипов Ринат – 1031 тонна иген җыеп алдылар. Бу күрсәткечләргә “Сөт иле”-“Теләче” комбайнерлары Касимов Әмин һәм Валиев Фәритләр дә якынлаша.
Комбайнерларыбызны югары күрсәткечләргә ирешүгә югары хезмәт хакы, район һәм хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан булдырылган кызыксындыру чаралары этәрә.