Бүгенге көндә районыбыз басу-кырларында җир эшкәртү эшләре дәвам итә. Район буенча 20 августка 5600 гетар җир эшкәртелгән, барлык мәйданның 21% тәшкил итә. Җир эшкәртүдә алдынгы механизаторларыбыз Алан хуҗалыгыннан –Шайхетдинов Зөфәр һәм Галиуллин Ильсур – 400әр гектар, Нирус хуҗалыгыннан – Абдуллин Айрат-337 гектар, Игенче хуҗалыгыннан – Набиуллин Равил-300 гектар җир эшкәрттеләр.