20 августта китапханәче Газизова Р.Ш., Олы Мишә авыл китапханәсендә, кече яшьтәге балалар өчен “Алиш бабай әкиятләре” исемле әдәби сәяхәт үткәрде. Сәяхәтебез өч турда үтте.
1 тур “Әкиятне исеңә төшер”: укылган өзекләрдән балалар әкиятнең исемен таптылар;
2 тур “Кемнәр ул?” : Әкият исемнәре кайсы геройга туры килә?
3 тур “Сораулар”: А. Алишның әкият геройлары турында сораулар.
Балалар әдәби сәяхәттә актив катнашып, белемнәрен күрсәттеләр.