ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2015 ел
җомга

6 нчы август көнне Күкчә авылы китапханәсендә «Прозабызның мәхәббәт җырчысы”-дип исемләнгән язучы  М.Маликовага 80 яшь тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды.

Район хужалыкларыкырларындаунышныжыепалуэшлэре бара. Бугенге конгэ (7.08.2015 г.) район буенча бортекле хэм кузаклы культуралар 5,915 мен га мэйданда суктырылган, бу барлык мэйданнан 27% тэшкил итэ.

       Район буенча ужым бодае - 915 га, арыш–3,740 мен га, арпа – 300 га, борчак – 960 га мэйданда жыелган.

Районда 12 мен тонна ашлык суктырылган. 2 мен тонна ужым бодае, 8,1 мен тонна арыш, 700 тонна арпа, 1,22 мен тонна борчак жыелган. Сонгы кондэ район игенчелэре тарафыннан 700 га мэйданда 1,5 мен тонна бортекле хэм кузаклы культуралар суктырылып жыелды.

2015 елның 7 август көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре аз керемле гаиләләрдән булган алты баланы Марий Эль Республикасының “Кооператор” дип аталган ял йортына озаттылар.

«Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Татарстан Республикасындагы ОАО “РИТЭК”  филиалы үткәрә торган социаль проектлар   конкурсында катнашалар.

Әлеге проектлар, инде әзерләнеп бетеп, конкурска җибәрелделәр. 

Язучы, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алган, татар хатын-кызлары арасында тәүге роман язучы буларак танылган, күп кенә повесть-роман, хикәяләр авторы Мәдинә  Маликовага 80 яшь. 

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

6 август көнне Теләче муниципаль районы Советының актлар залында легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәшүгә һәм Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сәүдә челтәрләренә үткәрүгә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә эшенә район Башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары И.А. Миннигулов җитәкчелек итте. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча бүлеге җитәкчесе Кадыйров Булат Илдарович катнашты.

Район буенча барысы 286 агитаторның киңәшмәгә 216 сы килгән иде. Киңәшмәне муниципаль район башлыгының аппарат җитәкчесе И.В. Мөбинов алып барды. Киңәшмә эшендә куратор – технолог Дунаев Валерий Алексеевич, муниципаль район башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин, авыл җирлеге башлыклары һәм авыл җирлеге башкарма комитеты сәркятипләре катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International