Мәдинә Маликовага 80 яшь.

2015 елның 7 августы, җомга

Язучы, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алган, татар хатын-кызлары арасында тәүге роман язучы буларак танылган, күп кенә повесть-роман, хикәяләр авторы Мәдинә  Маликовага 80 яшь. Әлеге күренекле дата уңаеннан, 5 август көнне Айдар авылы китапханәсендә, “Кояшка тиң гомер” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәгә  язучының тормыш юлы, иҗатына багышланган һәм китапханә фондында булган барлык китаплары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International