6 нчы август көнне район мәдәният йортында агитаторлар белән очрашу узды. Район буенча барысы 286 агитаторның киңәшмәгә 216 сы килгән иде. Киңәшмәне муниципаль район башлыгының аппарат җитәкчесе И.В. Мөбинов алып барды. Киңәшмә эшендә куратор – технолог Дунаев Валерий Алексеевич, муниципаль район башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин, авыл җирлеге башлыклары һәм авыл җирлеге башкарма комитеты сәркятипләре катнаштылар. И.В. Мөбинов киләчәк сайлауларга әзерлек барышы һәм республикадагы социаль –экономик вәзгыять белән таныштырды. В.А. Дунаев “От двери к двери”, “ишектән ишеккә” проекты турында мәгълүмат бирде. Муниципаль район башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин сайлау участоклары чикләре буенча булган үзгәрешләр турында җиткерде.