6 август көнне Теләче муниципаль районы Советының актлар залында легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәшүгә һәм Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сәүдә челтәрләренә үткәрүгә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә эшенә район Башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары И.А. Миннигулов җитәкчелек итте. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча бүлеге җитәкчесе Кадыйров Булат Илдарович катнашты.