ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бугенге очрашуның иң мөһим мәсәләсе - бу гаиләгә булышу гына түгел, ә аларда халык арасында тулы мөмкинчелекләр белән яшәү өметен уяту иде.

Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, һәм Теләче авылы җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин тәбрик иттеләр. 

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге  хезмәткәрләре  авыр тормышлы гаиләдәге балаларга иҗтимагый яктан җайлашыр өчен  “Куллар белән тотынышыйк, дуслар!” дип исемләнгән программа кысаларына таянып,  төрле уеннар белән дүртенче дәресләрен оештырдылар.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу эш бара. Хәзерге вакытта тәҗрибә участогында Тимербаев Алмаз Исмагилович   җитәкчелегендә укытучылар һәм укучылар эшли. Алар яшелчәләргә су сибәләр, тутәлләрне йомшарталар һәм чүптән арындыралар, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.

Ачы авыл клубында  балалар  “Заря” дип исемләнгән  клуб берләшмәсенә бик теләп йориләр.

Шәтке авылы китапханәсендә шәһәрдән кайтып, китап укучы итеп язылган  һәрбер балага китапханәдәге  "Авылым тарихыннан" дигән музей-почмакка экскурсия ясала. 

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүгенге көнгә (21.07.2015 ел) чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы – 22400 гектарда, корткычларга каршы – 9800 гектарда, авыруларга каршы -4200 гектарда эшкәртелгән, 10550 тонна печән, 48300 тонна сенаж, 216 тонна яфрак азык хәзерләнгән. 

20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Әлеге спорт чарасы Россия Федерациясерегионнарында спортның “көрәш” төрен үстерү максатыннан үткәрелде. Безнең районнан да биредә көрәшчеләр катнашып,уңышлы чыгыш ясадылар:

17.07.2015   көнне  Баландыш  һәм  Урта  Мишә  авылы   мәчетләрендә  Ураза  гаете бәйрәме   үткәрелде.  Баландыш  авылы  мәчетендә  гаеткә  барлыгы 65 кеше  катнашты, Урта  Мишә  авылы  мәчетендә  барлыгы 35 кеше катнашты.

Тиздән мәктәп яңа уку елына үзенең ишекләрен ачыр. Олы Нырсы мәктәп коллективы уку елын каршыларга әзерлек эшләрен башлады: хезмәткәрләр медик тикшеренүләр үтәләр,  кабинетларда, коридорда ремонт эшләре башкарыла, пожар куркынычсызлыгын тәэмин итүче, укыту һәм тәрбия планнары,  методик  документлар эшләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International