2015 елның 23 июль көнне Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Вафина Оркыя Сагир кызына 90 яшь тулды.

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 23 июль көнне Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Вафина Оркыя Сагир кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, һәм Теләче авылы җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар  Оркыя Сагир кызына иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International