Шәтке авылы китапханәсендә шәһәрдән кайтып, китап укучы итеп язылган һәрбер балага китапханәдәге "Авылым тарихыннан" дигән музей-почмакка экскурсия ясала. Аларга туган якны тирәнтен өйрәтү максатыннан, авылның үткәне һәм бүгенгесе турындагы материаллар күрсәтелә. Тарихы,табигате, аның күренекле шәхесләре турында сөйләнә.