Агымдагы елның 19 июлендә Красноярск шәһәрендә көрәш буенча 2015 нче елгы Федераль Сабантуй призына ачык ярышлар уздырылды. Әлеге спорт чарасы Россия Федерациясерегионнарында спортның “көрәш” төрен үстерү максатыннан үткәрелде. Безнең районнан да биредә көрәшчеләр катнашып,уңышлы чыгыш ясадылар:
100 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында Муса Галләмов – 1 нче урын;
120 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында Раил Нургалиев – 1 нче урын;
120 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында Раил Мараков – 2 нче урын.
Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләргә медаль, кубок, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә абсолют батыр – Теләчедән Муса Галләмовка әлеге чараның төп бүләге – Wolkswagen Polo автомобиле тапшырылды.


