ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә Илнең төп законы” исемле темага күргәзмә куелып, мәгълүмати чара үткәрелде. Чара барышында бәйрәмнең тарихы, илебезнең тормышын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп законнар язылган дәүләтнең төп документлары турында мәгълүмат бирелде.

Конституция - дәүләтнең хокукый нигезе, ул закон чыгару һәм башкарма хакимият нигезендә тора. Конституция дәүләт үсешенең юнәлешен билгели һәм илнең һәр гражданының хокукларын һәм бурычларын билгели. Конституция көненә Олы Нырсы авыл китапханәсендә "Үз илеңнең тарихын бел!” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Ул киң укучылар даирәсенә исәпләнгән һәм Конституциянең барлыкка килү тарихы, конституцион төзелеш нигезләре турында материалларны үз эченә ала.

9 декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу көнгә Сауш авылы китапханәсендә "Моны белергә кирәк..." темасына китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә укучыларны коррупция темасына кагылышлы әдәби әсәрләр белән таныштыручы классик әдәбият тәкъдим ителде. Күргәзмә киң катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.

Бу көнне Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Конституция – аның буенча без барыбыз да яшибез» дигән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында мәктәп укучыларына Конституциянең җәмгыятьтәге әһәмияте һәм роле турында искә төшерделәр, аның асылы һәм төп максаты нәрсәдә икәнен ассызыкладылар.

 9 декабрьдә ил ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын - Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көн рух көче, хөрмәте, батырлыгы иң югары әхлакый кешелек сыйфатлары һәм Ватан алдында җаваплылык үрнәге булган барлык кешеләргә багышлана.

Ватан Геройлары көне - безнең илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган мөһим истәлекле дата. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.

Вакытлы матбугат битләрендә, телевизорда бу сүз бик күп кулланыла. Гади тел белән әйткәндә, коррупция – шәхси максатларда ачык мөмкинлекләрдән файдалану дигән  сүз. Ул хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе. Шуңа күрә илдә һәм республикада законнар кабул ителә, кайнар линияләр эшли. Безнең районда да бу көчкә каршы төрле формада көрәш алып барыла. Без-мәдәният хезмәткәрләре укучыларда бу "авыруга" караш формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату максатыннан төрле чаралар оештырабыз. Чираттагы чара 9 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында “Нәрсә ул коррупция?“ дигән исем астында мәгълүмати сәгать буларак үткәрелде.

9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?” дигән темага мәгълүмат бирү чарасы үткәрделәр. Үткәрелгән чараның максаты - яшьләрдә, балаларда намуслылык, ихтирамлык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәненә басым ясалды, коррупция – ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә, законнарны бозмаска кирәклеге әйтелде.

9 декабрь  көнне Пушкин картасы буенча Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә  хатын-кызларның милли баш киемен ясау һәм чигү буенча мастер–класс үткәрелде. Әлеге чара  “Калфак - безнең милли бизәгебез” дигән китап күргәзмәсе янәшәсендә узды. Китапханәче укучыларны калфаклар, аларны чигү тарихы белән таныштырып, милли баш киемен тегү һәм  бизәү серләре белән уртаклашты.

Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди. Геройларның курку белмәс батырлыкларын ачып бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International