Ватан Геройлары көне - безнең илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган мөһим истәлекле дата. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.
Туган илебез - батырлык иле. Без илебез геройларын белергә, истә тотарга һәм хөрмәтләргә тиешбез. Айдар авыл китапханәсендә "Батырлыклары белән данлы минем якташлар!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм Украинада махсус хәрби операция геройларына багышланган батырлык дәресе үткәрелде. Газета материаллары буенча катнашучылар сугыш вакыйгаларында катнашучы солдатларыбыз һәм офицерларыбызның батырлыгы белән таныштылар. Мондый патриотик чаралар яшьләрдә гражданлык бурыч, җиңүгә омтылыш, батырлык тәрбияләргә ярдәм итә дигән өмет яши.