Бу көнне Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Конституция – аның буенча без барыбыз да яшибез» дигән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында мәктәп укучыларына Конституциянең җәмгыятьтәге әһәмияте һәм роле турында искә төшерделәр, аның асылы һәм төп максаты нәрсәдә икәнен ассызыкладылар. Балалар Конституциясенең икенче бүлеге «Кеше һәм гражданның бурычлары һәм хокуклары» белән таныштылар, дәүләт символлары турында сөйләштеләр. Соңыннан алган белемнәрен ныгыту өчен онлайн викторинада катнаштылар. Чара һәркем үз иленең Төп Законын белергә, законны белмәү беркемне дә җаваплылыктан азат ителмәве турында искәртү белән тәмамланды.