Һәр гражданин өчен мөһим булган әлеге бәйрәм көнендә Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре илнең төп документы буенча викторина үткәрделәр.
12 декабрь көнне Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Шушы уңайдан Сауш авылы китапханәсендә "Үз хокукларыңны белү бик мөһим!" темасы белән хокук сәгате үткәрелде, катнашучыларга ституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирелде.
Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасы базасында үтте һәм анда 5 педагог көч сынашты. Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.
1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләтнең төп кануны – Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белү тиешле закон ул. Әлеге мөһим көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе китап укучылар белән “Конституция һәм мин ”дип исемләнгән танып белү сәгате уздырды.
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы 14 декабрьдә “ Нәрсә? Кайда? Кайчан?» яшьләр интеллектуаль уенының муниципаль этабында катнашты. Кайбер сорауларга җаваплар катнашучыларны чын күңелдән гаҗәпләндерде. Бу биремнәр төрле өлкәләргә кагыла һәм катнашучыларның күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә.
Уен бай, якты һәм чын яшьләр уены булып чыкты. Ярыш һәркемгә яхшы кәеф һәм күп яңа танышулар бүләк итте.
13 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбеннән Заббаров А.Ф. һәм Заббарова Ф.А. бадминтон буенча Балтач районында ООО “МДСУ” призына уздырылган ачык шәхси –команда ярышларында катнашып 1 нче урыннар алдылар. Котлыйбыз!
13 декабрь көнне , Олы Мәтәскә гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2006 нчы елгы һәм кечерәкләр арасында , сугышчы - интернационалист М.Ногманов призына татарча көрәш ярышы булып узды.Баландыш төп мәктәбе командасы 3 урынга лаек булды.
14 декабрь көнне Теләче гомумбелем бирү мәктәбендә 10 “А” сыйныфы укучылары өчен Пушкин картасы буенча “Сүзнең көче” дип исемләнгән мастер-класс булып узды.
2023 нче елның 13 декабрендә Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Теләче” спорт мәктәбе 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча интернациональ сугышчы Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Әлеге ярышлар традиция буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән берлектә 29 тапкыр уздырыла.