13 декабрь көнне , Олы Мәтәскә гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2006 нчы елгы һәм кечерәкләр арасында , сугышчы - интернационалист М.Ногманов призына татарча көрәш ярышы булып узды.Баландыш төп мәктәбе командасы 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз ! ( Тренерлары - Галимов Д.И.) Катнашучылар үз авырлыкларында түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:
1 - урын - Залялиев Муса, Сафин Булат, Хайретдинов Ибрахим, Тимербаев Раиль.
2 - урын - Тимербаев Әмир, Тимербаев Кәрим, Галимов Адель.
3 - урын - Сибагатов Кәрим, Сибагатов Самир, Хайретдинов Габдерәхим , Гайнетдинов Рәсүл , Мингазов Камиль.
Сафин Тимур " Җинүгә омтылыш" номинациясында махсус бүләккә ия булды. Тәбриклибез !!!