Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасы базасында үтте һәм анда 5 педагог көч сынашты. Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә. Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән. Нәтиҗәдә„Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабында Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннатова И.Н. -1 урын, Теләче 1нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Р.И.- 2 урын, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Мубаракова Д.М.- 3 зурынга лаек булды. «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә Савыш балалар бакчасы тәрбиячесе Зәйнуллина Г.И. – 1урынга, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хадиева Ф.Г.- 2 урынны алды. Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!