“Россия Конституциясе – безнең төп закон”

2023 елның 15 декабре, җомга

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.  Шул уңайдан 12декабрь көнне  Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында “Россия Конституциясе – безнең төп закон”дип исемләнгән тарих сәгате уздырылды. Бу чарада  төрле яшьтәге кешеләр катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга  бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлаттылар, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International