ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
1 июнь – Балаларны  Халыкара яклау көне. Теләче авылы ял паркында Балаларны  Халыкара яклау көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә олимпиадаларда, конференцияләрдә, конкурсларда  катнашып,  призлы урыннарны алган  укучылар бүләкләнде.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бу- балалар көтеп ала торган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне өлкәннәр балаларга карата аеруча игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә.
  Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә балаларны яклау көне уңаеннан кече Сабантуй бәйрәме оештырылды. Балалар  күңелле ярыш- бәйгеләрдә катнаштылар,кайнар коймаклар, тәм- томнар белән сыйландылар.Бәйрәм бик күңелле үтте!

2015 елның 30 май көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре 2015 елның Сабантуена бирнә җыюда катнаштылар.

2015 елның 1 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге  хезмәткәрләре,  Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, бәйрәм чарасы үткәрделәр. 

Бәйрәмне оештыручылар арасында «Олимп»  яшьләр узәге, мәдәният булеге, музыка мәктәбе, социаль ярдәм үзәге “Родник”, балалар иҗат узәге, ДЮСШ. Бәйрәмне Теләче районы башлыгы И.Ф. Зарипов ачып жибәрде.  
1 июнь һәр елны балаларны халыкара  яклау көне буларак билгеләп үтелә. Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.  

Бәйрәмне Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин ачып җибәрде. Традицион мәйданда «Нардуган» керәшен халык ансамбле «Түгәрәк уен»да җырлап халыкны бәйрәм белән котлады. 

Бу конне ойлэрне каен ботаклары, кыр чэчэклэре белэн бизилэр, ченки бэйрэмнен бизэге булып –каен агачы санала. Тройсын бэйрэме- бик матур бэйрэм. Бэйрэм жыр –биюлэр, торле халык уеннары белэн тоташып бара. 

  Бәйрәмне  Әбде авыл җирлеге башлыгы Н.М. Домолазов ачып җибәрде.

  Бәйрәм программасында традицион милли уеннар, җырлар, биюләр күрергә мөмкин иде. 

1 нче  июнь көнне  Теләче урта мәктәбендә  11 нче сыйныф укучылары  математика  фәненнән бердәм дәүләт имтиханын база дәрәҗәсендә   тапшыралар.  11 нче  сыйныф укучылары икенче   имтиханны –математиканы 4 нче июньдә   профиль  дәрәҗәсендә  язачаклар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International