ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
1 июнь Халыклара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Беренче мәртәбә Балаларны яклау көне 1950 елда үткәрелгән. Балалар – безнең алмашыбыз, киләчәгебез, халык тормышының дәвамы. 
2015 елнын 30-31 май коннэрендэ хужалыкларда комиссия тарафыннан чэчулеклэр кабул итуе булды. Игътибар чэчулэрнен сыйфатына, басу-кырларнын чисталыгына бирелде. Чэчулеклэр авыл хужалыгы хэм азык толек идарэсе тарафыннан эзерлэнгэн  бәяләү балларын кулланып башкарылды. 

2015нче елның  29 маенда  “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе Теләченең  волейбол мәйданында 1999  елда туган малайлар,кызлар арасында пляж волейболы беренчелеген үткәрде.Барлыгы 5 мәктәптән 28 укучы катнашты.

29 майда мәшһүр китап белгече, академик Әбрар Кәримуллинның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан  Айдар авылы китапханәсендә аның тормышына һәм иҗатына багышлап “Халкыбызның көрәшче галиме” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Бу матур, күңелле чарада  авыл җирлеге башлыгы, авыл яшьләре, олы сыйныф укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Авыл халкы да бик актив булды.  Күп бүләкләр бирделәр, акчалата да ярдәм күрсәттеләр. 
Аның максаты наркоманиягә каршы көрәш алып бару иде. Шулай ук бу проблемага каршы булган кешеләрнең кул тамгалары куяр өчен стенд ясалды.

30
май, 2015 ел
шимбә
31 нче май  көнне бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Тройсын бәйрәмен билгеләп үтә. Ул гадәттә, табигатьнең яшәрү чорына туры килә. Халык әзерлекне алдан күрергә тырыша, тау битендә яше-карты, бала-чагасы рәхәтләнеп ял итә. Бу көнне хәтта Су анасы да тотып кайтырга мөмкин диләр. Әлбәттә, монысы шаяру гына инде. Ә менә бәйрәм мәйданы янындагы елгада балык мыжгып тора. 
29 нчы  май көнне Теләче урта  гомумбелем мәктәбе командасы пляж волейболы буенча  район ярышларында катнашты. 1999 нчы елгы укучылар арасында үткән ярышларда Элвира Хәкимова һәм Милена Секарина безнең мәктәп данын яклады. 
Укучылар өчен бу көннәрдә дәрестән тыш шөгыльләр үткәрелә. Бүген балалар язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар.Алар экскурсияләрдә табигать комплекслары белән танышалар, дару үләннәре җыялар,күңелле уеннар уйныйлар. Һәр бер шөгель алар күңелендә табигатькә сакчыл караш тәрбияли. 
Башлангыч  сыйныф  укучылары  уку  елын  төгәлләделәр. 25-30 май  көннәрендә  2-4 сыйныф  укучылары  өчен  экскурсияләр, дәрестән  тыш  шөгыльләр  оештырыла. Бүген без  язгы  табигать  кочагында  кече  сабантуй  үткәрдек. Анда  әниләр дә  катнашты.Төрле  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International