ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2015 ел
шимбә
Круиз барышында ветераннар Тубэн Новгород, Ярославль, Дубна, Углич, Мэскэу шэhэрлэрендэ экскурсияларда булдылар. Безнен район Ветераны Гарипов Гусман Гариф улында бу круиз бары тик жылы хэтирэлэр генэ калдырган.
Балалар үз теләкләрен “китапханә кояшы” нурларына язып котлау стенды ясадылар, күңел җылыларын салып ясаган рәсемнәрен бүләк иттеләр. Китапханәбезнең яңа матур китаплар белән баетылуын, китап укучыларның күп булуын теләделәр. 

26 майдан 26 июньгә  кадәр  Республикакүләм  наркоманиягә  каршы «Наркотикларсыз тормыш» акциясе старт алды. Шушы  максаттан 29 май көнне  Иске Җөри  авылы  китапханәсендә  «Агу корбаны булмагыз» дип исемләнгән  китап  күргәзмәсе  куелды.


29
май, 2015 ел
җомга
Төп тема буенча бакча мөдире Хасаншина Фәридә Фаннуровна һәм өлкән тәрбияче Галимова Нурия Фархатовна  чыгыш ясадылар: алар 2014-2015нче уку елына анализлап, киләсе уку елына куелган мәсьәләләрне яктырттылар. Шулай ук киңәшмәдә педагог-психолог Хазипова Сәйлән Нагимовна тәрбиячеләрне, балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатыннан үткәргән, диагностика  нәтиҗәләре белән таныштырды, ә калган педагоглар үзләренең еллык эшләрен яктырткан  чыгышлар ясадылар. 

2015 елның 26 май көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге  хезмәткәрләре “Наркотикларсыз тормыш” дип аталган антинаркотиклар ае кысалары эчендә сорау үткәрделәр. Информацион буклетлар таратылды.

28 нче  май көнне  Теләче урта мәктәбендә  барлык  11 нче сыйныф укучылары  рус теле фәненнән ЕГЭ тапшырды.  Теләче урта  мәктәбенең 37  чыгарылыш 11 нче сыйныф укучылары  да  рус  теленнән катлаулы имтиханны  тапшырды.  

Олы Нырсы  урта мәктәбе  укучылары бу көннәрдә дару үләннәре җыю белән мәшгуль.  Май аенда   үги ана яфрагы, карлыган яфраклары киптерелеп,  дару чималы буларак тапшырылачак. Укучылар бу эшне бик теләп башкаралар, чөнки бу үләннәр тормышта һәрберебезгә кирәкле, файдалы дару чыганагы булырга мөмкин. 

Сәнгать мәктәбен бетерү турындагы таныклыкны 12 укучы кулларына алды. Шуларның 4 рәсем сәнгате бүлегеннән, 6 укучы баян класыннан, 1 укучы җыр булегеннән һәм 1 укучы театр бүлегеннән. Чыгарылыш экзаменнарыннан соң алар бүген пьедесталның иң югары баскычында булдылар. 

27 май көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан "Китапханәче - яраткан һөнәрем" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Укучылар  китапханәнең эчке тәртип кагыйдәләре  белән таныштылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар буенча әңгәмә үткәрде. "Салават күпере" һәм "Сабантуй" журналлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International