Санитар чистарту икеайлыгы ахырына якынлашып килә инде. Шулай булса да чистарту, җыештыру эшләре әле һаман да дәвам итә. Үзәк авыл жирлеге хезмәткәрләре көче белән Үзәк авыл җирлегенә кергән ут баганалары агартылды.
Олы Мишә авыл җирлегенә урнашкан Олы Саурыш авылында су башнясы алыштырылды.
2015 елнын 26 мае конне Телэче муниципаль район башлыгы И.Ф.Зарипов хэм авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе житэкчесе Р.Х.Низаметдинов район хужалыкларындагы эш торышы белэн танышты. Купчелек игътибар чэчулек жирлэренэ, юл буйларына хэм терлекчелек фермаларындагы ремонт барышына бирелде.
Май ае бурычларының берсе – дару үләннәре җыю. Сонгы арада түбәндәге үләннәрне җыю белән шөгыльләнәбез: канлы үлән, үги ана яфрагы, карлыган яфрагы һәм бака яфрагы. Әлеге үләннәр кояш төшми һәм җилләтелә торган урыннарда киптерелергә тиеш. Монда һәркем үз өлешен кертә - бу эш белән укучылар да, укытучылар да шөгыльләнә. Укытучылар укычыларга дару үләннәрен танырга өйрәтәләр, аларның файдалы үзенчәлекләре турында да аңлаталар.