“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни - белем бирү проекты нәтиҗәләре буенча Теләче муниципаль районы дәрәҗәсендә төзелгән комиссия тарафыннан сайлап алынып “Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге” номинациясендә - 3 җиңүче, “Иң мәдәниятле әти – әни” номинациясендә – 1 әни һәм 30 иң актив катнашучы билгеләнде. Алар иң кызыксынучан беренче сыйныф укучылары буларак 26 май көнне Татар дәүләт “Әкият” курчак театрына һәм “Киномечта” кинотеатрына чакырылдылар.
“Киномечта” кинотеатрында беренче сыйныфлар “Пороро пингвиннары” мультфильмын күрә алдылар. Ә курчак театрында мәдәни вакыйга әзерләгәннәр – җиңүчеләр өчен “Апушның тылсымлы төшләре” спектаклен күрсәттеләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да биредә үтте. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.