ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Министерство экономики Республики Татарстан объявляет о проведении конкурсного отбора субъектов малого и среднего предпринимательства Республики Татарстан для предоставления государственной поддержки в форме субсидий по программе «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» http://mert.tatarstan.ru/rus/Programs_of_business_support/LIZING_GRANT.html.

Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы#Безбергә# Мәрхәмәтлетатрстан  “Георгий тасмасы” акциясе кысаларында 2015 елның 22 апреле көнендә кешеләр үз ихтиярлары белән Георгий тасмаларын тактылар. Алар үзләренең бу гамәлләре белән Сугыш ветераннарына карата ихтирамнарын күрсәттеләр. 

22 апрель   көнне Теләче районы прокуроры Сунгатуллин Р.Ф.  график буенча Алан авыл җирлеге бинасында  гражданнар  кабул итте. Һәр теләгән кеше үзен борчыган сорауларга җавап алды һәм  халык белән мондый очрашулар үткәрүдән канәгать  калды. 

Бәйгедә 3 яшьтән – 15 яшькәчә балалар үзләренең рәснмнәрен китапханәгә алып килделәр.  Сайлап алынган рәсемнәр V Республикакүләм балалар рәсем бәйгесендә катнашачак.

Күп еллардан бирле эшләп килгән әлеге театр  яраткан тамашачысын әледән әле үзенчәлекле чыгышлары белән куандырып килә. Күңелле комедияләр дә, күзләргә яшь китерә торган моңсу әсәрләр дә чит түгел аларга. Залда утырган тамашачының да фикерен исәпкә алып, аларга бары “Афәрин!“ генә диясе килә.
Укучылар белән берлектә ветеранның өйләренә барып, хәлләрен белешеп, аңа укучылар кулы белән эшләнгән кечкенә генә бүләк тапшырылды. Бүгенге көндә Гарифулла абый тормыш иптәше Зөлхәбирә апа белән рәхәт, матур, мул тормышта яшиләр. Өлкәннәрнең әлеге очрашудан күңелләре булып, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

Мәдәният йорты территориясендәге чүпләрне җыеп, калган карларны тараттылар. 
Әңгәмә барышында  ул үзенең үткән тормыш авырлыкларын искә төшерде, сугыш вакытында ничек яшәүләре турында сөйләде. 
Җиңү язы ераклашкан саен, утлы елларның шаһиты булган ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Аларны мөмкин кадәр кадерләү, тиешле игътибар күрсәтү – барыбызның да бурычы.
    20 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йорты директоры Сөмбел Низамова  Балтач районында уздырылган семинар-укуда катнашып кайтты. “Яшь депутат мәктәбе” дип исемләнгән федераль проект кысаларында үткәрелгән беренче укыту зона семинарында 7 районнан депутатлыкка яшь кандидатлар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International