Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары педагог –оештыручы Гинатуллина Г.Н. җитәкчелегендә ветераннарга бүләк әзерлиләр. 24 апрель – “Язгы мәрхәмәтле эшләр” эстафетасының “Мәрхәмәтле сүзләр” көне. Шул уңайдан мәктәптә ятимнәр йортына тапшыру өчен китаплар, уенчыклар, уку кирәк –яраклары җыю оештырылды.
23 апрель көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсе бинасында генераль җыештыру оештырылды, фондка санитар – гигиеник эшкәртү үткәрелде.