20 апрель көнне Лесной төп гомумбелем бирү мәктәбендә 1-3 нче сыйныфларның ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелыш барышында 3 нче чирекккә нәтиҗә ясалды, укучыларның тәртип, өлгереш мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә 18 апрель көнне 10 сыйныф укучыларына рус теленнән мониторинг тикшеренүләре булып узды. Бу төр эш ABBYY компаниясе порталы белән берлектә башкарылды. Укучылар 24 бүлектән торган тест биремнәрен эшләделәр.
Яз! Җылы! Агачларда беренче яфраклар барлыкка килә башлый һәм... сыерчык оялары!
Безнең балалар бакчасында да сыерчык ояларына күргәзмә оештырылды. Бөтен балалар дә күргәзмәдә катнашырга тырыштылар.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән күргәзмә- чаралар Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, яшүсмерләр күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына,
апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатын күздә тота.18 апрель көнне Субаш авылы клубы каршында эшләп килүче “Нардуган” һәм “Сүрәкә” фольклор ансамбльләре, Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында узган Пасха бәйрәменә карата үткәрелгән концертта чыгыш ясадылар.