ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
   20 апрель   көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында  “Электр куркынычсызлыгы ”  темасына  сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар  электр приборлары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр. 

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә  тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә

дәрәҗәлерәк һөнәр юк.  

Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның

 тормышка ашуын телим.

 

Теләче муниципаль

районы башлыгы                                                                       И.Ф.Зарипов

         17  нче апрель  көнне  Казан шәһәрендә  Л.Н. Толстой исемендәге XIII  фәнни – гамәли конференция  булып үтте.  Конференциядә Теләче урта гомуми белем мәктәбе 10б  сыйныф  укучысы Хәбибуллина Луиза  укытучысы Е.Я.Нуртдинова  җитәкчелегендә  “Письмо не с фронта” шигыре    белән катнашты. 

Ел саен Европаның күп кенә илләрендә 19 апрель язның беренче чәчәге - Умырзая көне буларак билгеләнеп үтә. Бу чәчәк яз булуын символ итә. Умырзая чәчәге салкын көннәргә чыдам булучы бердәнбер чәчәк. 

Музейлар белән танышуны дәвам итеп, Җәнәй башлангыч сыйныф укучылары  Саба районының “Туган якны өйрәнү”  музеена экскурсиягә бардылар. Музей бик бай.  Анда өч мең биш йөз төрле предмет тупланган. Музейда  XIV гасырны чагылдырган экспонатлар,  төрле фотографияләр, танылган сабалыларның  орден-медальләре дә урын алган. 

2015 елның 17 апрель көнне Теләче спорт мәктәбе,балалар сәламәтләндерү үзәге,яшьләр үзәге “Олимп” хезмәткәрләре өмә үткәрделәр. Кар астыннан чыккан чүпләр җыелды  һәм карлар  таратылды.

Әлеге ярышларда   2004  елгы һәм аннан кечерәк, 2002-2003 елгы, 2000-2001 елгы, 1999 һәм аннан олырак елгы егетләр һәм кызлар катнашты.. Теләче данын Баландыш, Теләче, Максабаш, Лесной мәктәпләре укучылары  яклады. Ярышта барлыгы 190 укучы бала катнашты.

Олы Нырсы урта мәктәбендә эшләп килүче “Сурәкә” фольклор ансамбле (җитәкчесе Семенова Е.П.)  18 енче апрель көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән керәшен халкының “Олы көн – Пасха” бәйрәменә карата оештырылган концертта катнашып кайттылар. Концерт Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары язгы каникул чорында  бөре җыеп киптерү эше белән шөгыльләнде. Мәктәбебезгә нарат һәм каен бөреләре җыю өчен йөкләмә бирелгән иде. Укучылар планны арттырып үтәделәр.Нарат бөресен иң күп җыючы- 9нчы сыйныф укучысы Миннибаев Мөнәвир, каен бөресен иң күп җыючы- 6 нчы сыйныф укучысы Белозерова Диләфрүз.

2015 елның 16-18 апрель көннәрендә  Актанышта Татарстан Республикасының Беренче Президенты Кубогына 1999-2001 елда туган ир-егетләр арасында көрэш буенча  республика ярышлары булып үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International