Бу акциянең максаты – китап пропагандалау, китап укуга кызыксыну уяту.
Баландыш авыл китапханәсендә һәр атнаның ял көнендә укучы кызлар өчен дин дәресләре үткәрелә.Аны Раиля Фасхиева алып бара.
18 апрель көнне Район мәгариф бүлеге методисты Сәетова Анна Николаевна җитәкчелегендә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасыннан педагог-психолог Хазипова С.Н белән татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М , Теләченең өченче номерлы балалар бакчасыннан педагог-психолог Баева А.Г. Казанның № 177 мәктәп базасында оештырылган “Белем бирү системасында яңа алымнар: мәктәпкәчә белем бирүнең перспективалары ” дип аталган конференцияда булып кайттылар.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Идел йорт Төбәкара театарлары» фестивалендә катнашу өчен район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык театры Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәләштерелгән драма өстендә эшчәнлеген дәвам итә. Һәр образны тулысынча ачу өстендә эш алып барыла.
Шушы араларда Теләче сәнгать мәктәбендә музыка серләренә өйрәнүче балалар төрле Республика күләм конкурсларда катнашып призлы урыннар яулады. Теләче мәгълүмат узәгенә дә бу хабәр барып ирешкән. Алар сәнгать мәктәбендә укучы йолдызлар белән сойләште, ничек итеп югары уңышларга ирешүләре белән кызыксынды.