ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Чараны әйдәп баручы китапханәче Елена Фатихова сабыйларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлап җибәрде. Соңыннан балалар татар телендә Г. Тукайның нәниләр өчен язылган “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Шаян песи”, “Кызыклы шәкерт”, “Ялкау маэмай” шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. 
8 укучыдан торган Максабаш командасы ярышта  1 урынны яулады. Алар Мактау грамотасы һәм медаль белән бүләкләнделәр.
Шәхси беренчелеккә килгәндә, Котдусова Алмазия 2-урында, Дәүләтшина Азалия 3 урында. Зур җиңүегез белән, укучылар!!!

18
апрель, 2015 ел
шимбә
“Игелек кыл” акциясе рамкалары кысаларында 18 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныфында шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Аңа әзерлек эшләре шактый алдан башланып киткән иде. Укучылар “Үз гомереңдә нинди игелек эшләдең?” дигән аноним сорауда катнаштылар, кешене күркәм итүче әхлакый кыйммәтләр белән таныштылар, тормыш мәгънәсе турында уйландылар.  
Башлангыч сыйныф укучыларының белем сыйфатын анализлау стратегиясе кысаларында, 17 апрель көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә 4нче сыйныф укучылары “Балалар мәйданчыгы моделе”, “Дөнья халыклары” исемле проект эшләрен башкардылар. 
Баландыш төп мәктәбендә технология атнасы кысаларында  “ Тәмлетамак” ярминкә – күргәзмәсе үткәрелде. Укучылар үзләре пешереп алып килгән татар халык ашлары белән сәүдә иттеләр. Һәркем үзенең товарын мактый – мактый сатты һәм аз гына булса да гаилә бюджетын тулыландырды. Сату – алу гөрләде, кемдер сатты, кемдер сатып алды. 
       17нче апрель  көнне  Теләче урта мәктәбендә дүртенче сыйныф укучыларының  проект эшләре  төзү буенча  алган күнекмәләре  тикшерелде.  Укучылар  өч төркемгә буленеп проект төзеделәр. 
17 нче апрельдә Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 4 нче сыйныф укучыларын проект эше буенча тикшерү булды. Предметара эшчәнлекнең нәтиҗәләрен бәяләү өчен төркемнәрдә түбәндәге проектлар алынды:

Безнең  төп бурыч-балаларга белем һәм тәрбия бирү,физик һәм психик яктан балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның аң ягыннан үсешләренә ирешү. Бу бурычларны үтәү  өчен үстерешле тирәлек  бик кирәк. Үстерешле уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгы һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора. 

Тумышы белән Чистай районы кызы 1951 елда Алан авылы егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Әнвәр абый белән  ике малай үстерәләр. 
Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Гольназ Шәфигуллина, һәм Нырсы авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Гинеев тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар  Фаягель галимовнага иң җылы теләкләрен җиткереп чәчәк һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International