ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә
“Родник” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре 14 апрель көнне социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаилә балалары өчен “ Бала хокукларын яклау – һәммәбезнең бурычы” исеме астында Арт – акция уздырдылар. 
“Родник” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре 14 апрель көнне социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаилә балаларын Казанга күңел ачу паркына алып бардылар. Балалар боулинг,автодром, аэрохок-кей,ролледром, теннис кебек уеннарда бик рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алар парктан шатланып зур рәхмәт хисләре белән кайттылар.
Бөек Җиңүнең 70 – еллыгы якынлаша. Шул уңайдан “Родник” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре 13 апрель көнне балалар белән сугыш ветераннары өчен котлау открыткалары ясауны оештырдылар. 

Конференциядә 134 укучы катнашты. Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучылары Хәбибуллина Луиза һәм Бариева Алинә “ Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фәнни эшләр” номинациясенә үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. 

2015 нче елның 16 нчы апрелендә мәгариф бүлеге педагог-психологы Зиннәтова Гульшат Рифгатовна  “Укучыларның сәламәт яшәү рәвешен уңышлы социалләшүен тәэмин итү өчен, сәламәтләрен ныгыту һәм аны саклау өлкәсендә системалы эшчәнлекне оештыру” дигән темага Түбән Кама шәһәрендә үткән Республика семинарында катнашып кайтты.

Теләче районы Үзәк урта мәктәбенең биология укытучысы Николаев Анатолий Владимирович «Эрудиция hэм ординар булмаган уйлау» номинациясендә җиңү яулады.
Белем оешмаларында  юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класс сәгатьләре, рольле уеннар, әңгәмәләр, КВН, “Сезнең куркынычсызлык әлифбасы” видеоролигын карау , “Урамда куркынычсызлык” дигән рәсем конкурслары  үткәрелде. 
Университетта төбәкара олимпиада  2004 елдан бирле үткәрелә. Олимпиаданың беренче этабы читтән торып үткәрелсә, икенче этабын университет укучыларны үзенә җыеп үткәрә. Бу уку елында 12 фәннән үткәрелгән олимпиадада Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм 7 бәйсез дәүләтләр оешмасыннан 25 меңгә якын укучы катнашты. 
Тантанада ТР премьер - министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бәйгедә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 622 эш кабул ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International