ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, авыл хуҗалыгы техникасының тагылма җиһазлары турында өйрәтү; авыл хуҗалыгында эшләүче һөнәр ияләренең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планнаштырылып алып барыла.  

Баландыш  авылында   президент  программасы   нигезендә    урам  утлары  куела  башлады.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынайган көннәрдә, 16 апрель көнне  Айдар авылы китапханәсендә 1-5 сыйныф укучылары арасында “Миллионнарны корбан итә торган сугыш җиргә бүтән килмәсен” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. 
Габдулла Тукай татар халкының иң бөек һәм яратканкан шагыйрьләренең берсе. Балалар аның иҗатын бик теләп өйрәнәләр һәм хөрмәт итәләр.

Һәр кичә сценарий ярдәмендә сәхнәгэ куела. Төзегән һәр сценарий папкаларга туплана һәм методик бүлмәдә билгеле бер урынга урнаштырылып барыла. 
Алар  авыл    җирлегендә  яшәүчеләрне    пожар   куркынычсызлыгы,  пожар   булган    очракта  ни эшләргә,    кая   мөрәҗәгать    итәргә     кирәклеге    турында   таныштырдылар,    киңәшләр    бирделәр. 
Теләче урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 6 апрелендә чыккан № 2368/ 15 приказы, Теләче муниципаль районы  мәгариф бүлегенең  2015 елның 9 нче апрелендә чыккан № 95 приказы нигезендә дүртенче сыйныф укучыларының белем сыйфатын бәяләү мониторингы башланды. 
15 апрель көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында “Илһам”  бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер – министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. 
Түбән Саурыш башлангыч мәктәбе укучылары белән “Чишмәләрне саклагыз!” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бу чара ярдәмендә укучылар  авылда чишмәләрнең күп булуын  белделәр. Җир астыннан чыккан чишмәләрнең һәркемгә сафлык, матурлык бирүе турында сөйләделәр. Һәр чишмәнең  тарихы белән танышып, үз моңы, үз юлы булуын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International