ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
16 апрель көнне Теләче Үзәк китапханәсеең уку залында  күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел уңаеннан “Шигъри  җанлы язучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.  
Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Гольназ Шәфигуллина, һәм Нырсы авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Гинеев тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар  Фаягель галимовнага иң җылы теләкләрен җиткереп чәчәк һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Шундый сынауларның берсе булып мәктәп укучыларының Бөтенроссия күләмендә оештырылган физкультура һәм спорт комплексына, ягъни ГТОга әзерлеген билгеләү булды. Тәүге уку елында Россиянең унике регионы бу өлкәдә эшчәнлек алып барды, шулар арасында Татарстан Республикасы да бар. Республиканың муниципаль берәмлекләре үз мәктәпләре арасында әлеге эшчәнлектә иң көчлеләрен ачыклады. 

Бөек шагыйребез Г.Тукайның балачагы турында мәгълүмат бирелде, аның балачагы турында әңгәмә корылды. Балалар яраткан шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китап, белем турында мәкаль-әйтемнәргә дә урын бирелде. Балалар китап уку кагыйдәләре белән дә таныштылар.

15 апрель  көнне Әдәбият елы кысаларында Казаклар авылы китапханәчесе Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Китап – безнең дустыбыз” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде.  
Дәреснең максаты балаларга  китапка,табигатькә сак караш тәрбияләү, китап төпләү эшенә өйрәтү булды . “Доктор Айболит” булып китапларга беренче ярдәм күрсәттеләр. Алар ертылган, тузган китапларны  төпләделәр,ябыштырдылар, яңадан файдаланырлык иттеләр.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Тумышы белән Чистай районы кызы 1951 елда Алан авылы егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Әнвәр абый белән  ике малай үстерәләр. Наҗия апа Чистай совхоз техникумын тәмамлаганнан соң Теләче районында “Кызыл Күкчә” колхозында, аннары “Родина” колхозында агроном булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә малае һәм килене тәрбиясендә яши.
Бүген 10-11 сыйныфлар  арасында “Илнең экологик проблемалары”дигән темага географик эрудиция үткәрелде.Әлеге чарада укучылар сорауларга җавап бирделәр,анаграммалар чиштеләр.
14 нче апрель көнне Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә 2-3 сыйныф укучылары өчен”Сәламәтлек-зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте.Дәрестә укучыларга дөрес тукланмау,көндәлек режимны сакламау,гигиена таләпләрен үтәмәү,аз хәрәкәтләнү һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International