ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
8 апрель көнне  Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында пайчылар җыелышы булды. Җыелышта  авыл халкы, тармак җитәкчеләре, шулай ук «Сөт иле» Теләче  бүлеге җитәкчесе  Загидуллин Ирек .Галиевич катнашты.  2015 елга   халыкка бирелгән пай жирләре өчен  яңа килешү төзелде, түләуләр билгеләнде.
11 апрель кәнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  Сингапур методикасы буенча төзелгән проблемалы-ориентлашкан ачык дәресләр булып  узды.   Чарада Educare компаниясе методисты-Ван Чин, Теләче районы мәгариф бүлеге методисты Сабирова А.Р. катнашты. Ачык дәресләр информатика, рус теле,  химия, математика фәннәреннәнкүрсәтелде.

1 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр мәктәптә Хезмәтне саклау айлыгы бара.   Максаты: мәктәптә сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру проблемасына мәктәпнең педагогик коллективының игътибарын юнәлтү.            

13 апрельдә 9 нчы сыйныф укучылары белән математикадан Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча чираттагы түгәрәк дәресе үтте. Бу дәрестә укучылар геометриядән параллелограмм һәм камаулы почмак темалары  буенча белемнәрен ныгыттылар. 
Алар Корней Чуковскийның “Буталчык” әкияте буенча шырпының  уенчык түгел икәнен, янгын чыккан очракта үзләрен ничек тотасы, аның белән кемнәр һәм ничек көрәшкәннәре аңлатылды.  Корней Чуковскийның “Бутылчык” әкиятеннән өзек сәхнәләштерелеп видеога төшерелде.  

1-11 апрель көннәрендә Олы Мәтәскә балалар бакчасында Янгын куркынычсызлыгы  атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү, кирәк булган очракта, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәтү өстендә эш алып барылды. 

Бүген безнең бакчабызда “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз!” дип исемләнгән чара булып узды. Чараның максаты: кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү; шигырьләр һәм табышмаклар аша балаларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру. 

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
 Әлеге мәсьәлә буенча Айдар мәдәният йортында эшләнелгән  “ Сәламәт тәндә- сәламәт акыл!"  - дип аталган стенд эчендә  туплаган мәгълүматларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсе мөһим роль уйный.

12 апрель-Космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.

10-12 апрель көннәрендәГыйниятуллин Илдар,Нургалиев Раил Ульянов өлкәсе Димитровград  шәһәрендә Идел буе шәһәрләрнең көрәш буенча Бөтенроссия турнирында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International