ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе

Тәрбияче балалар белән су буйларына бармаска, үзеңне сулыкларда ничек тотарга, җыелып торган суларга кермәскә кирәклеген аңлатты. Яз- ел фасыллары буенча су басулар, елгадан боз кузгалу белән бәйләнгән.Яз көне бозның ныклыгы кими ул кояш җылысында йомшара-шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде.

Театральләштерелгән уеннар балаларда театрга кызыксыну уята. Мондый шөгыльләрдә балалар персонажга хас хәрәкәтләрне ясарга  (кош оча, кәҗә бәтие сикерә), кешенең эмоциональ хәлен сурәтләргә (торыш, ишарә, хәрәкәт) өйрәнәләр. Балалар әкиятнең эчтәлеген, әсәрне бик тиз һәм яхшы итеп истә калдыралар.
22 март көнне Балалар иҗат үзәгенең “Яшь журналист” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Борханетдинова Резеда Җәүдәт кызы җитәкчелегендә, Түбән Саурыш авылында үткәрелгән “Нәүрүз” бәйрәмендә катнаштылар. 
Көн белән төн тигезләшкән бу көннәрдә ата-бабадан килгән һәм һәр буын көтеп алган Нәүрүз (фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата). Көнчыгыш календаре буенча кайбер төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт. 
23  март көнне Биектау районында XV Республика күләм “Созвездие-Йолдызлык – 2015” фестивале узды. 
Укучылар бик актив катнаштылар.   Алар бик күп рәсемнәр ясап китерделәр. 22 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә китапханәче Хузиахметова З.Г.  шул рәсемнәрдән күргәзмә эшләде. Күргәзмәнең исеме “Кошлар безнең дусларыбыз” дип аталды.  

Цирк балалар өчен генә булса да, залда олылар да күп иде.  Бу кызыклы тамашада мультфильм геройларын да һәм башка әкият геройларын да күрергә була иде.  Балаларга цирк бик ошады. 

Бәйрәм барышында халык өчен казанда пешкән ботка, җылы чәй, коймак  һәм башка тәмле милли ризыклар тәкъдим ителде. Командалар арсында барган спорт уеннары мәдәният йорты үзэшчәннәренең чыгышы белән бәйләнеп барды.  
 Бүген алар Алексеева Анна түтинең өенә барып бүгенге матбугат белән таныштырдылар. Өй эшләрендә булышып, йорт тирәләрен кар боздан чистарттылар. Тормыш иптәше, балалары да булмаган ялгыз яшәүче Анна түти мәдәният хезмәткәрләренә зур  рәхмәтләрен әйтеп озатып калды.  
Чөнки илебезнең иминлеген саклау һәрвакыт ир атнынң  изге бурычы. Шул уңайдан без Югары Мәтәске авыл активы, армия сафларныда  булып кайткан Ильгизәр Хакимовның өендә очрашу уздырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International