ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Ярышта бик теләп балалар катнашты. Алар шашка, шахмат, теннис ярышлары төрләре буенча  көч сынаштылар. Ахырдан аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Очрашу вакытында ветеран узган тормышын, сугыш вакытында ничек яшәүләре турында искә алды. Ветеран сөйләгәннәре диктофонга яздырылды. Орден һәм медальләрен фотографиягә төшерделәр. 
 Берләшмәгэ балалар бик теләп йөриләр. Үз куллары белән яңадан яңа сувенирлар ясарга өйрәнәләр.  Соңгы  очрашуда алар пластик  савыттан чәчәк вазалары ясадылар. 
Китапханәче укучыларга, язучыларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз батырлыгын сүрәтләгән әдәби әсәрләр һәм публицистик язмалар тәкъдим итте. “Сугыш кайтавазы эзләреннән” исемле күргәзмәгә күзәтү ясады.
Авыл китапханәчесе Альбина Рахматуллина укучыларны китап белән сак эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Аннан соң китап дөньясына кызыклы сәяхәт булды, укучылар яңа китаплар белән таныштылар, кызыклы мультфильмнар карадылар.Үзләренә охшаган китапларны алып өйләренә таралыштылар.
5 укучы биология фәненнән, 3 укучы җәмгыять белеме һәм физикадан,1 укучы инглиз теленнән үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар. Имтиханнар югары дәрәҗәдә оешканлык белән үтте. Видео күзәтү куелды. Имтиханнарның  тикшерү үзәгеннән нәтиҗәләрен генә көтәсе калды.Укучыларга уңышлар телибез.
24 нчы март көнне Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен,  дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан,  Казан милли  техник эзләнү- тикшеренү университеты  укытучылары  рус теле, математика һәм физика фәннәреннән консультацияләр үткәрделәр.  
Чараның максаты: сәламәт, актив яшәү рәвешен пропагандалау. Укучылар, “ Дельфиннар” һәм “Пингвиннар” командаларына бүленеп, күңелле  спорт ярышларында осталыкларын күрсәттеләр. 
Бу конкурс укучыларда инглиз теленә карата  кызыксыну, мәхәббәт, яңалыкка омтылыш уята. Мөхәммәтшина Айгөл, Закирова Язгөл, Бәширова Чулпан бу  конкурста катнашып, беренче дәрәҗәдәге диплом белән , ә аларны әзерләүче укытучылары Габдрахманова Гүзәл. 
24 нче мартта Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Кызыклы рус теле сәгате” исемле сыйныфтан тыш чара үтте. Чара, рус теле буенча үткән материалны кабатлау максатыннан, КВН формасында үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International