ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Район беренчелегенә үткәрелгән шахмат бәйгеләрендә мәктәбебезнең Р.Г.Даутов алып бара торган "Шахмат" түгәрәгенә йөрүче  яшь шахматчылары  ел саен катнашып килә.20 март көнне үткән ярышта мәктәбебезнең 4 укучысы катнашты. 8 нче сыйныф  укучысы Ибраһимов Рүзәл 1нче урынны, 6 нчы сыйныф укучысы Даутова Гөлшат 3нче урынны, мәктәбебез командасы 2 нче урынны алды.

24
март, 2015 ел
сишәмбе
Нәүрүз бәйрәме төн белән көн тигезләшкән вакыт. Бу көнне барлык кешеләр дә бәйрәм иткәннәр: язның килүенә куанганнар, тәмле әйберләр пешереп, бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Шулай ук җырлап,биеп күңел ачканнар.
Без Олы Мәтәскә балалар бакчасына  йөрүче балалар белән авыл клубына бардык. Анда Оренбургтан цирк - тамаша килгән иде. Циркта катнашучы артистлар үзләренең үзенчәлекле   костюмнары, кызыклы клоуннары,  мавыктыргыч уеннары белән балаларны үзләренә җәлеп итте. Клоуннар белән бергә уеннарда безнең балалар да бик теләп катнаштылар.
Укытучылар каршында мәктәп янын кардан чистарту бурычы куелган иде. Ботен укытучылар да  омәдә актив катнашты. 
Ура! Язгы каникуллар! 24 мартта башлангыч класс укытучылары Газизова Г.Ф., Садыкова Г.Ш. балаларны Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенә җыйдылар.Балалар бик күп кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. 

21 март көнне  Балык Бистәсе  районының Ямаш авыл мәдәният йортында Республика күләм «Иске- Казан түгәрәк уен» фестивале булып узды.

Фестивальнең максаты традицион  татар мәдәниятен саклап калу.

Бәйрәмнең беренче өлеше концерт номерлары белән башланып китте. Икенче өлеше урамда спорт уеннары һәм милли уеннар белән үрелеп барды. Урамда пешкән ботка  һәм аш  килгән кунаклар һәм авыл кешеләренең күңеленә хуш килде. Мәктәпнең спорт залында  Авылдашыбыз Гыйлемҗан Мингалиев кубогына  волейбол ярышлары узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Г. Мингалиевның якыннары тапшырды.  
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Тәмте-Мәтәскә авылына барып тыл ветераннары белән "Ничек яшисең тыл ветераны?" дигән исем астында тыл ветераннары белән очрашып, аларның хәлләрен белешеп, үткәндәге тормышларын сөйләшеп, фотога төшереп кайттык. 
Бәйрәм концерт номерлары  белән башланып ките.  Аннары соң милли көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, гер күтәрү һәм башка төрле уеннар уйналды. Шулай ук бәйрәмгә килгән халык шашлык, кайнар чәй, һәм башка тәм-томнар белән сыйлана алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International