Милли көрәш ярышында район командасы составында катнашып, 1 нче урын яулап кайтты. Артурны зур уңышлары белән котлыйбыз. Молодец!
Шул уңайдан Субаш авыл китапханәсендә "Җиңүнең 70 еллыгын каршылап" дигән папка эшләнеп куелды. Папка авылның Бөек Ватан Сугышы ветераны Егоров Иван Ивановичка багышлап ачылды. Анда аның шәхси документлары, сугышта яулаган орден - медальләре, үзе турында тулырак мәгълүмәтләр урын алды.
Укучылар катнашында үткәрелгән әңгәмәдә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның киң күләмле иҗатында - туган якка багышланган шигырльләре хакында суз барды.
Сәбәбе “Кошлар көне” бәйрәме якынлашу. Укучы балалар ясле балаларын төрле кошлар белән таныштырдылыр, рәсемнәрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.
9 сыйныфта –татар теле , 8-9 сыйныфларда татар теле, 4,11 сыйныфларда рус теле, 6 сыйныфта- технология фәннәреннән контроль эшләр алынды. Шулай ук киләсе атнада рус теле, биология, җәмгыять белеме, математика фәннәреннән тикшерү эшләре үтәчәк.
Оештыручы –укытучы Ахметзянова А.И.укучыларга авылдашыбыз ,укытучы,Бөек Ватан сугышы ветераны Иванов Д.Г. турында сөйләде һәм “Эзләү” отряды тарафыннан әзерләнгән презентация күрсәтте.