Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган медаль тапшыру тантанасында Татарстан Дәүләт советы депутаты Садыкова Разия Гаптеләхәтовна һәм район җитәкчнләре катнашты.
Лесной төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары график нигезендә караучысыз калган ятимә карт- карчыкларга һәрдаим булышып торалар . Чираттагы шундый очрашуларның берсендә“Ал җилкән” отряды(7 сыйныф укучылары) сыйныф җитәкчесе Сабирҗанова Э.Г.җитәкчелегендә тыл ветераны Никитина Ольга әбинең капка төбендәге,түбәдәге карларын көрәп изгелек эшләп кайттылар.